Свернуть поиск
Дополнительная колонка
Правая колонка
Баламның баласы
Көземне бал иткән
Бәхетем алмасы.
Улымның улкае
Нәселем дәвамы
Бәхеткә урадың
Бәбкәем, дөньямны.
Инәңдәй акыллы,
Атаңдай зирәк бул!
Бәбкәем, тормышта
Күпләргә үрнәк бул!
Рух көчең нык булсын!
Нур ятсын җаныңда
Бәхетне тоя бел
Һәр аткан таңыңда.
Имәндәй ныклы бул!
Таза бул, кошчыгым!
Кояштай гомерләр
Телим мин, оныгым!
Бай булсын күңелең,
Бай булсын дәүләтең
Талмасын һичкайчан
Иңеңдә канатың.
Ихлас бул! Шаян бул!
Күз нурым, Усманым!
Алтыным, бәхетем,
Күңелем Кояшы.
Рүзилә Гатауллина

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 27