
Ал таңнарның сөю нурын сиңа
Бүләк итәм туган көнеңдә
Сөеп-сөелеп үтсен гомер юлың
Нур балкысын һәрчак йөзеңдә.
Туган көнеңә, туган көнеңә
Шушы җырым - сиңа бүләгем
Ак бәхеттән торсын тормыш юлың
Шуны тели бүген йөрәгем.
Өзгән чәчкә бүләк итмим сиңа
Бүләк итәм җаным җылысын
Бәхетләрнең еллар алып килсен
Синең өчен иң-иң олысын.
Күңелеңдә һәрчак язлар булсын
Чәчәк атсын сөю гөлләрең
Туган көнең котлы булсын синең
Гел шатлыкта үтсен көннәрең.
Рүзилә Гатауллина


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 17
Туган кон- бик матур дулкынландыргыч бэйрэм бит ул.Туган кон елга бер генэ килэ хэм якын кешелэр очен шушы конне истэлекле итэр очен, ин матур жырлар жырлана, ин изге телэклэр эйтелэ.Сезнен искиткеч матур шигырь, матур койгэ салынган шигырегыз, нэкь шушы бэйрэмгэ туры килэ дэ!Бик тэ матур жыр!Афарин!!!!Зур рэхмэт, сезгэ, Рузилэ!
Янадан-яна ижади зур унышлар сезгэ!