
Иркә кочагыңа
Керү белән эреп югалам
Шыпырт кына... Серле юл белән
Йөрәк түрләреңә юл алам.
Шундый рәхәт инде йөрәгеңдә
Һәрбер кылы саен- сөю җыры
Тыңлап туя алмыйм...Алмамдыр да
Алар тәмам сихерләде җанны.
Әйдә, җаным... Мин дә йөрәгеңә
Уралыйм әле сихри моң булып
Һәрбер кылын сөю-назга төрим
Кил...Яратыйм әле он(ы)тылып.
Яратыйм әле... Яраттырыйм , җаным
Йөрәгеңне сөюемә төреп....(Рүзилә Гатауллина)


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 6
Белсэн икэн сагыннанны ничек,Тоталмаган синее кулынны.