Свернуть поиск
Дополнительная колонка
Правая колонка
Таң әтәче кычкыра,
Чыгадыр гайрәте каян.
Сәгать бер якта торсын,
Әйтәдер сыман уян.
Сакау яшь әтәчләр
Тавышка кушыла.
Таңны ерта-ерта,
Җырлыйлар бик шома.
Мәҗбүриләп уяталар,
Тыңлау – үзе бер тамаша.
Тавыш чыга хордагыча,
Кайчак алмаша-алмаша.
Җаны бар сикереп торыр,
Вакыт-вакыт колак тона.
Тормый ни эшлисең,
Таң атарга тотына.
Сания Шәрипова, Башкортостан, Бүздәк.
04.08.16.

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев