
Сөт салгандай кайнар чәйләргә.
Кайнарлыгын бераз суытса да,
Тәмен сала җанны көйләргә.
Юк әле көз түгел, бары яфрак сары,
Җәй үтмәгән , әрем чәчәктә,
Төннәр инде җанны җылыталмый,
Көндә, күңел эри кайчакта.
Хәтфә шәлен җәем җыеп куйган,
Чыгар кебек инде, җыенган,
Гомеремнең көзгә кергән мәле,
Чыгып бетә алмый җәеннән..
Гүя каршылыклар әдәп саклый,
Каршы басып бер үк ишектән.
Кара каршы нидер сөйләнгәнен:
-Тик сездән соң !-диеп ишетәм..
Рамзис Мишәр.


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев