
Бу дөньяда булдыра алганча.
Тик үземчә яшим, бу җирдә,
Яшәү мөмкин түгел башкача.
Ачу сакламыйм мин беркемгә дә,
Көнләшү түгел миңа хас сыйфат.
Дошманлашып йөрүче мин түгел,
Каршы әйтсәм булмас ул нахак.
Дус булсам мин, исем өчен түгел,
Саф хисләрем чыга күңелдән.
Дуслар өчен соңгы икмәк уртак,
Баш тартмыймын бүлеп бирүдән.
Аллаһы тәгаләдән саулык сорыйм,
Тигез иттереп һәрбер туганыма.
Байлык-муллык бир син Ходаем,
Аларга һәм барлык дусларыма!
Бик кадерле газиз балаларым:
Тазалык мин телим кызларыма!
Өеп бирсен Ходай бәхетләрен,
Киртә кормый тормыш юлларына.
Насыйп итеп тугры парларын
Ныклы гайлә алар корсыннар!
Бар нәрсәне алар булдырсыннар,
Җирдә лаек кеше булсыннар!


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 18
Доресен эйткэндэ уз гомеренне узен белеп яшэ .
Кеше тормошына кысылма, кагылма.
Синнэн ярдэм сорыйлар икэн
Ярдэм ит , ул синэ кабан кайтачак . ........
Рэхмэт сезгэ Ильдар .
Шулай гел генэ , узегезнен талантыгыз ны югалтмагыз.
Тагында сезнен чыгыш не котэбез.