
Шул кешеләргә дөрес юлга басу өчен бик озак вакыт һәм бик зур ихтыяр көче кирәк. Шөкер, андыйлар бар әле. Мәсәлән, Башкортстанда яшәүче, ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән бер ханым, бәләкәй малае хакына тормышын баштан аяк үзгәртергә карар итә.
Эш болай була: исерткеч эчемлекләр белән кирәгеннән артык мавыккан хатын ата-ана бурычларын тиешенчә үтәми. Шуңа аны ата-ана хокукыннан мәхрүм итәләр. Сабыен башта балалар һәм үсмерләр өчен социаль приютка урнаштыралар, аннары опекунга тәрбиягә бирәләр.
Әлеге хәлләрдән соң ханым, эчкедән баш тартып, дөрес юлга басарга үзендә көч таба.
“Бүген ул тормышын тамырыннан үзгәрткән. Ике бүлмәле фатир сатып алган. Анда балага яшәү өчен шартлар тудырган. Аның даими эш урыны һәм тотрыклы кереме бар. Хатын малаена карата ата-ана хокукын тергезүне сорый”, – диелә суд хәбәрендә.
Дәгъвачы сүзләренчә, ул дәваланган, алкоголь кулланмый, улын үзе тәрбияләп үстерергә тели. Сабыйны тәрбиягә алган опекун каршылык белдермәгән. Аның әйтүенчә, хатын һәр ял саен баланы үзенә ала. Малай да әнисе белән бергә яшәргә теләвен белдергән. Моны ул педагог-психолог катнашлыгында үткән суд утырышында әйткән.
Суд бу вакыйганы өйрәнеп, җаваплы ведомстволарның, ике якның да фикерләрен тыңлаганнан соң, хатынның ата-ана хокукын тергезгән.
Киләчәктә малай үз әнисе янында үсәр, ә хатын баласын тәрбияләү буенча бурычларын тиешенчә үтәр дип ышанасы килә.


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 6