Предыдущая публикация
Уйлар чагың... уйланыр чагың...Фагиля Чумарова

Уйлар чагың... уйланыр чагың...

23 янвпредложила 
Фагиля Чумарова

Бертуктаусыз тәтелдәп сөйләнеп, әледән әле әнисенең игътибарын үзенә тартып, яңададан яңа сораулар биреп йөдәткән кызының үзенә яңа бер шөгыль табып бераз тынып торуына сөенеп куйды Шәмсенур.

Өч яшен әле генә тутырган кызчык бик тере һәм кызыксынучан иде, аның белән гел сөйләшеп, аралашып торырга кирәк иде, тик кая инде ул, яшь балага шул тикле вакыт биреп буламыни. Кызчык я сораулар биреп йөдәтә, я үзе нәрсәдер сөйләп аңлатырга тырыша, шунда ук күзенә чалынган песи артыннан куа башлый, аны тотам дип тар бүлмә өчен ду китерә: нәрсәнедер егып үтәләр, нәрсәнедер сөйрәп төшерәләр. "Кызым, шауламасаңчы шулкадәр, Дамирне уятасың бит!" - дип әнисе ачуланса гына бераз тыелып торган була. Бер яшьлек Дамир бишектә тын гына йоклый, ә апасы Рамилә сандык өстенә баскан да, тәрәзәне каплап алган кар-боз капламын тыны белән өреп, кечкенә кул бармаклары белән ышкып, тырнаклары белән тырнап, үзенә тәрәзәдән тышка күз салырлык кына булырлык тишек ясап тәрәзә пыяласына җитәргә тырыша. Тырыша торгач, тәки үзенекен булдырды ахрысы - канәгатьләнеп кычкырып ук җибәрде, кулларын чәбәкләп куйды. Тик бертөсле суык аклыкка күмелгән урамда нинди кызык таба алыр икән бу бала... Мондый салкында юкка-барга йөреп торучысы да булмас... Алай да Рамилә барыбер нидер күрә:
- Әни, әни, Рамил абый малайлар белән тауга киттеләр; әни, карачы, бер көчек миңа карап елмайды, телен күрсәтеп китте, - дип күргәнен әнисенә сөйләгән булды. Әнисе: шулаймыни, кызым? Ах, кайтсын әле абыең, күрсәтәм мин аңа бу салкында урам йөрүләрне" - дигән булып, кызына җавап бирергә онытмыйча гына үз эшен эшли.
Кинәт кыз бала тынып калды. Ул бик җентекләп нәрсәдер күзәтә иде бугай. Бераздан яңадан телгә килеп әйтеп куйды:
- Инәү, пескә күләсәсес арбаман перәүләр килте, - диде һәм тагын тын калып урамны күзәтүендә булды.
Мич янында көндезге аш пешерү мәшәкатьләре белән кайнашкан Шәмсенур, өй ишеге ачылган тавышны ишетсә дә, эшеннән бүленмәде, кем керә икәне белән кызыксынмады: я урамнан кайтуны белмәс алты-яшәр улы, я ире кайткандыр дип уйлады. Тик ишек ябылган тавыш ишетелмәде, киресенчә, ишектән ургылып кергән салкын түргә үк узып, аякларына бәрелгәч кенә, мич артыннан чыгып, ишеккә төбәлде. Ишектән кергән салкын, җылыга кергәч, ак болытка әйләнде, ишектән керүчеләрне танытырлык түгел иде. Әле керүчеләр үзләре дә, олы толып кигәнгәдер, бик дәү булып күренәләр, кулларындагы эреле-ваклы төенчекләре дә тиз генә керергә комачаулыйлар, толып чабулары да аякка уралып яталар иде... Керүчеләр икәү булып, ниһаять, үз артларыннан өй ишеген яптылар, кергән ак томан да таралып китеп, көтелмәгән кунакларны шәйләргә мөмкинлек бирде. Ниһаять, толыплар салынды, керүчеләрнең кем икәнлеге ачыкланды, бу - Шәмсенурның бертуган апасы белән җизнәсе иделәр. Шәмсенур бар дөньясын онытып, аһ-ваһ килеп, кунакларга каршы омтылды; бер апасына үрелеп аны кочакларга итте, шунда ук апасының кочагыннан чыгып, җизнәсенә күрешергә дип ике кулын сузды, әле төенчекләрдән арындырырга дип төенчекләргә үрелде, үзе бертуктаусыз аһ орды, күз яшьләрен тыя алмыйча, елап ук җибәрде, әле кунакларны тизрәк түргә узарга чакырды.
Бу гомүм шау-шуга бишектә яткан Дамир дә уянып, күзләрен уыштырып, торып утырган иде. Болай да тар, кечкенә бүлмә эче бөтенләй бәләкәйләнеп калгандай булса да, бүлмә эчендәгеләрнең күңелләре киң, йөзләрендә нур балкый иде. Хәмдия апасы шунда ук балаларга үрелде: кечкенә Дамирне бишектән кулына алып шап-шоп иттереп сөйде, битләреннән үпте, башларыннан иснәп иркәләде. Бәләкәй Дамир бу ят апаның шулай үзен шап-шоп иттергәнен өнәп бетермәде бугай, як-ягына каранып. күзләре белән әнисен эзләп табып шыңшый ук башлады, ике кулын әнисенә сузды – коткара күр инде бу түтидән яраткан малаеңны! – диюе булды ахрысы...
Хәмдия апа, әле һаман тын да алмыйча. бу кызыклы очрашу мизгелләрен күзәтеп, гаҗәпләнүдән авызын ачып калган, сандык өстендә басып торган Рамиләгә борылды, ике кулын аңа сузды. Тузган чәчле, мәче артыннан куып йөреп, бер оегын кайдадыр югалткан, ыштан балагының берсе төшкән, икенчесе, киресенчә, тезенә хәтле шудырып күтәрелгән бу кыз бала бигрәк мөлаем, сөйкемле булып күренде, ул, ирексездән, сөбханаллаһ машаллаһ дип куйды:
Бу кемнең кызы бу мондый?! Каян алдыгыз мондый кызны? – дип күтәреп алып алдына алып сөйде. – Исемең ничек, кызым? – дип сорауга, тегесе чип-чиста итеп, Рамилә исемем дип җавап биргәч, тагын бер сокланып, телен чыртлатып, күз тимәсен, сөйләшүе нинди чиста дип куйды сеңлесенә карап.
Өч яшь бит инде, барысын аңлый, сөйләшә минем кызым. Энесен дә караша әле ул! – дип кызын мактап алды Шәмсенур да.
Әйдә әле кызым, чак кына көтеп торчы, мин бит сиңа бүләк алып килдем, – дип, Хәмдия апа төргәкләрнең берсен үзенә тартып алды да, төргәкне сүтә башлады. Төргәк эченнән бик күп әйберләр чыкты, ниһаять, Рамиләгә дигән бүләк тә килеп чыкты. Хәмдия апа Рамиләнең кулларына таш курчак һәм бик матур күлмәк тоттырды. Рамилә башта курчакка исе китеп текәлеп карап торды – аның мондый уенчыкны күргәне юк иде әле... мондыен гына түгел, гомүмән, уенчык дигән нәрсә бу өйдә почмак саен аунап ятмый иде – белмәссең, бармы ул уенчыклар, әллә бөтенләй юкмы... Рамилә курчакны тагын да якынрак күрергә теләгәндәй, йөзенә якын ук китереп, аның зәп-зәңгәр пыяла күзләренә текәлде, иреннәренә, борынына сак кына кагылды, башыннан сыйпап куйды һәм кинәт каты иттереп кочаклап алды, күз яшьләре белән Хәмдия апасына төбәлде дә: "бирмим... минеке" -диде.
Синеке, синеке, балакаем, сиңа дип алып килдем бит мин аны, – диде Хәмдия апа, Рамиләнең тузган чәчләреннән сыйпап. – Әйдә әле, кызым, менә бу матур күлмәкне дә киеп карыйк, таман булырмы икән үзеңә, – диде ул үз куллары белән тегеп алып килгән күлмәкне Рамиләгә күрсәтеп... Матур күлмәк кидереп, чәчләрен тарап үреп куйгач, Рамилә үзе дә курчагы кебек матурланып китте, әнисе дә, кунак апасы да бик мактадылар үзен, сокланып, яратып сөйделәр. Кечкенә Рамиләнең күңелендә моңа кадәр булмаган яңа хисләр – шатлык, сөенеч хисләре барлыкка килде, матур, сылу дигән сүзләрнең мәгънәсенә төшенгәндәй булды.
Тагын ишек ачылып китте. Бу юлы бер кар өеме өйгә ургылып кергәндәй булды. Монысы, кемнәрдәндер үзләренә кунаклар килгәнен ишетеп, ашыгып-чабышып кайтып җиткән Рамил – Шәмсенурның олы улы иде. Ул инде үзен гаять тә зур үскән дип тоя, бер дә өйдә утырып торасы килми, һаман урамга ашкына, үзеннән олырак малайлар белән дуслашып өлгергән, бер дә алардан калышмыйча, көн озынына урамда чабып йөри. Өшүне дә белми, туңмый да ул... Һаман хәрәкәттә булгач, кышкы салкыннар да куркыныч түгелдер анысы. Анасы улын, җилкәсеннән тотып, үзе белән ияртеп кире ишек алдына алып чыгып китте, анда каз канаты белән малаеның өс-башын каккалап, кардан арындыргандай иттергәч кенә өйгә алып керде...
Гаилә башлыгы – Шәмсенурның ире, балаларның әтиләре Галимулла эштән кайтып кереп, исәнләшеп, күрешкәч, Кашшаф баҗае белән тышка чыгып киттеләр – атны туарып, җылы абзарга кертергә, ашарына бирергә кирәк иде. Тыштагы кичке эшләр беткәч, барысы бергә җыелышып, зур гаилә булып, кичке ашны ашарга утырдылар, балалар Хәмдия апалары алып килгән күчтәнәчләр белән, тәмле-тәмле кәнфит-прәннекләр белән сыйландылар. Өй эче җылы итеп ягылган, җиделе лампа яктысына күзләрдән чагылган туганлык, якынлык яктысы кушылгангадыр ахрысы, бу кич аеруча якты да, рәхәт тә, бәхетле дә кебек иде. Моны хәтта әле сабый булсалар да, балалар да тойган кебек тоелды: алар да артык шаулашмадылар, елашмадылар, олыларның кочагына сеңеп кереп, күп нәрсәләрне аңлап бетермәсәләр дә, тын калып аларның үзара әңгәмә коруларын тыңладылар, шулай ук, бер-бер артлы татлы йокы базына төшеп чумдылар...
Курчагын кысып кочаклаган килеш апасының кулында йоклап киткән кызын күтәреп, урынына яткыргач, Шәмсенур әле көндез булып узганнарны исенә төшереп әйтеп куйды:
Бу кыз сезнең килгәнне тәрәзәдән күреп, үзенчә хәбәр иткәне икән бит: – Инәү, пескә күләсәсес арбаман перәүләр килте (тәгәрмәчсез арбада кемнәрдер килде) – дип әйтте бит, мин генә колагыма элмәдем, анысы тагын нәрсә була икән күләсәсес арба дип кенә уйлап куйдым. Баксаң, җәй буе арба күреп, арбада йөреп өйрәнгән бала чананы беренче күрүедер, күрсә дә, чана дип белмәведер, – дип әйткәч, олылар тагын рәхәтләнеп көлешеп алдылар. Үзләре дә ятарга дип идәннәргә урыннар җәеп салсалар да, барыбер бу төн йокысыз узасын тәгаен белеп тордылар: бу бик сирәк, сагындырып көтеп алынган, тансык очрашу төнендә нинди йокы булырга мөмкин соң! Аларның, аеруча ике бертуган апалы-сеңелленең, сөйләшәсе сүзләре, күңелләрендә җыелган, бер-берсенә әйтер серләре бик күп булып җыелган иде... Ирләр дә үзара бик озак ирмәк койдылар, ахырда. барыбер бирештеләр, тирән йокыга талдылар... Ә апалы-сеңелле һаман сөйләштеләр дә сөйләштеләр, үткәннәрне исләренә төшереп еладылар да, көлешеп тә алдылар.

Нет комментариев

Новые комментарии
Для того чтобы оставить комментарий, войдите или зарегистрируйтесь
Следующая публикация
Свернуть поиск
Сервисы VK
MailПочтаОблакоКалендарьЗаметкиVK ЗвонкиVK ПочтаТВ программаПогодаГороскопыСпортОтветыVK РекламаЛедиВКонтакте Ещё
Войти
Уйлар чагың... уйланыр чагың...

Уйлар чагың... уйланыр чагың...

ЛентаТемы 349Фото 111Видео 10Участники 556
  • Подарки
Левая колонка
Всё 349
Обсуждаемые

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного

Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.

Зарегистрироваться