Предыдущая публикация
АКБАШСКАЯ  И  ТАШЛИНСКАЯ  ШКОЛА.Госман Гумеров

АКБАШСКАЯ И ТАШЛИНСКАЯ ШКОЛА.

26 ноя 2025предложила 
Госман Гумеров

Ана сүзе.

Сөйлим әле, балам сөйлим әле
Сүзләремдә бөтен моңнарым
Вафат булсам, балам укы Корьән,
Тәрәзәдән кайтып тыңлармын.
Зинһар әйтәм, балам укы Корьән
Үтенечем сиңа шул булыр,
Миңа атап Корьән укысаң
Кабер эчләрендә нур булыр,
Зинһар әйтәм, балам, укы Корьән
Иң газизем сез бит бәбекәем,
Атна киче җиткәч җаным кайтыр,
Ак күбәләк булып бәбекәем.
Зинһар әйтәм, балам укы Корьән,
Рухым китмәс синең кырыңнан,
Бер хәбәр дә сиңа бирә алмам,
Мәңге кайтмас изге урыннан.
Тар кабердә, кара гүр эчендә,
Син баламнан дога көтәрмен
Дога булса мин дә шат булырмын
Сәдака бир, балам, җомгаларда
Котылырмын мин дә газаптан.
Изгелегең, балам, савап булып
Узеңә дә иңәр азактан
Зинһар әйтәм балам, туганнарым.
Бәхил булып миннән калыгыз
Алып барып гүргә иңдергәчтә
Тәхлил әйтеп туфрак салыгыз
Юк, елама балам (туганнарым яшең түкмә)
Аерылып миннән калганда
Бер ходаем тел ачкычын бирсен,
Мөнкир, Нөнкир җавап алганда
Сәхрәләрдә ялгыз Йөргән чакта
Хозер Ильяс булсын юлдашым
Тар кабердә үтәр ялгыз башым
Чын иманым булсын юлдашым
Ялгызымнан, дөнья эше өчен җавап алыр өчен килерләр,
Чын иманым булса яннарымда
Җәннәтләрдә урын бирерләр
Зинһар әйтәм, балам, ихлас белән
Уздырыгыз минем өчемне,
Сәдакалар биреп, дога кылып,
Буш уткәрмә атна кичемне.
Җидемне дә, балам, үткәрә күр
Кырыгымны, аннан онытма,
Башка кеше өчен гыйбрәт булсын
Каберемә эзең суытма. Көннәр үтәр балам, елым җитәр,
Исегезгә алыгыз мине тагында
Карт-корыга хәер биргәләп тор
Сау-сәламәт булган чагында
Моны яздым көндез җомга көне
Көндез җил әкрен искәндә
Йөрәкләрем әрни, күңелем ярсый
Үләселәр искә төшкәндә
Ямьсез үлемнәрдән үзең сакла,
Хәерле үлемнәр бир ходаем.
Авызымнан җаным чыккан чакта
Үзем белән булсын тулы иманым.
Бу хатны алгач 10-20 данә таратыгыз.

Нет комментариев

Новые комментарии
Для того чтобы оставить комментарий, войдите или зарегистрируйтесь
Следующая публикация
Свернуть поиск
Сервисы VK
MailПочтаОблакоКалендарьЗаметкиVK ЗвонкиVK ПочтаТВ программаПогодаГороскопыСпортОтветыVK РекламаЛедиВКонтакте Ещё
Войти
АКБАШСКАЯ  И  ТАШЛИНСКАЯ  ШКОЛА.

АКБАШСКАЯ И ТАШЛИНСКАЯ ШКОЛА.

ЛентаТемы 403Фото 403Видео 8Участники 46
  • Подарки
Левая колонка
Всё 403
Обсуждаемые

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного

Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.

Зарегистрироваться