
Искә төшереп утырам – уйларым үткәннәрдә;
Йөрәкне яндырып куялар калдырып киткәннәр дә.
Бала чакта уйнап устек, су керә идек күлдә;
"Каз ботларын" кимергәннәр әледә минем хәтердә.
Безнең яклар әлегәчә элек тә матур иде,
Искә алу үткәннәрне дулкынландыра мине.
Язлар җитеп карлар беткәч, Агыйдельдә боз киткәч,
Су баса иде тирә якны сагнып көткән Май җиткәч.
Су диңгез кебек җәйри, ул таша да таша...
Ташкын Суы ага иде Татышның күле аша.
Тирә яклар ялтырап ята, юллар бетә йөрерлек,
Су киткәнче "Петр тауга" паром белән йөредек.
Ташу сулар китә иде - Идел керә ярларга
Балдак булып кала иде мазут эзе талларда.
Аккан сулар чиста түгел гел нефтлы була иде
Агып килгэн мазут белэн яр буйлары тула иде.
Балык тоттылар эткәйлэр шатланышып барлыкка;
Нефть тәме сеңгән иде иде без ашаган балыка.
Кырларда “чәчүләр” беткәч, Сабан туйлары җитә;
Халык чыгып күл буена, шатланып бәйрәм итә.
Без һәр елны бара идек Актаныш сабан туена,
Күңелле булганга ул чаклар, истә гомер буена!
Сабан туйлар гөрләп үткәч печән чорлары житә
"Крәстиян" болыныннан эшләр башланып китә.
Аннан кучәләр "Силәгә" "Юаны" да «чабалар»,
Ат атланып чүмәләне тарттырдык ир балалар.
Печәнгә йөрделәр атларда - барда таныш, якыннар;
Фәуиттән гармун уйнатып җырлап барды хатыннар.
Печәчеләрне сыйларга колхоз сыер суя иде,
Повар кеше пешкән итне бүлеп – бүлеп куя иде.
Ул вакытта чит ауыллар «чаптылар» болыннарын,
Атлар җигеп килде алар ияртеп колыннарын.
Магазинга, базарга без Актанышка йөрдек гел генә,
Иске "Сөнне" аша чыгып бардык жәяүләп кенә.
Сихри матур шул җирләрдән ярый эле жәяү йөргәнбез,
Күңелләрне назлап кына гүзәллекнең үзенә төргәнбез.
Ул вакытлар тарих диеп була хәзер әйтергә,
Хәтирәләр сакланалар онытылмый хәтердә.
Июнь 2013 ел.


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 9