
Булсын дип таза сау гына, була күрсен акылы.
Ата-ана яза алса “язмыш” дигән дәфтәрне,
Язар иде баласына тик бәхетле тәкъдирне.
Балакаем, тормышыңда юл куйма ялгышларга,
Яшәсәк иде дөньяларда бәхетле язмышларда.
И, Ходаем, балаларны туры юлдан яздырма.
Шәфкатьлелек, иман нуры, мәрхәмәттән аерма.
Буыннардан буыннарга теләкләр кабатлана,
Балалары куандырса - бәхетле ата-ана.
Балакаем, тормышыңда юл куйма ялгышларга,
Яшәсәк иде дөньяларда бәхетле язмышларда


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев