Свернуть поиск
Дополнительная колонка
Правая колонка
Ключевка авыл мәдәният йорты хезмәткәре 8нче мәктәптә кызыклы дәрес оештырды.
Балаларны рус кашыгының килеп чыгу тарихы белән таныштырдылар. Бу әйбер мең елдан артык элек пәйда булган. Укучылар агач кашыкларның бик файдалы көнкүреш әйбере булуы турында да белделәр. Безнең бабаларыбыз, агач кашык белән ашасаң, ризык күпкә тәмлерәк һәм хуш ислерәк була, сәламәтлеккә күбрәк файда китерә, дип санаганнар. Кашыкларны алма агачыннан, юкәдән яки имәннән ясаганнар.
Катнашучыларга агач кашыкның аш-су кирәк-ярагы гына түгел, ә музыкаль инструмент буларак та борынгы тарихы барлыгын сөйләделәр. Хәзерге вакытта гади кашыкларны бәрмә инструментка әйләндерү фикере кемгә һәм кайчан килгәнен әйтү мөмкин түгел. Балалар кашыкларда уйнап карарга һәм гади көй чыгарырга карар кылдылар.

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев