
Чара «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» ДБУның Әлмәт шәһәрендәге территориаль идарәсе Бөгелмә бүлеге җитәкчесе Татьяна Баянова белән берлектә оештырылды.
Урамнарда һәм юлларда транспорт һәм җәяүлеләр хәрәкәте интенсив булган шартларда юл-транспорт һәлакәтләре һәм бәхетсезлек очраклары, аеруча балалар белән, ешая. Бу күп кенә балаларның урамнарда һәм юлларда куркынычсыз үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белмәве яки куркыныч нәтиҗәләрне аңламыйча, аларны бозуы аркасында килеп чыга.
Укучылар белән очрашуның максаты — юлларда куркынычсыз үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен саклау гадәткә әйләнсен өчен, балаларда дисциплина һәм оешканлык хисләре тәрбияләү иде.
Балаларга видеоролик күрсәттеләр, куркынычсыз маршрутлар һәм яктылык кайтаргыч элементлар тагып йөрү кирәклеге турында сөйләделәр. Катнашучыларга аларның куркынычсызлыгы өлкәннәргә генә түгел, ә үзләренә де бәйле икәнлеген искә төшерделәр.


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев