Предыдущая публикация
Дуслык - Дружба

Дуслык - Дружба

20 мар
СОҢГА КАЛМА - 5352069079622

СОҢГА КАЛМА

Догаларың кабул булсын өчен,
Күңелеңне чистарт гөнаһтан.
Үз якыннарыңны рәнжетмичә,
Гафу сорап башла иң баштан.
Үзеңне һәр чак хаклы санама,
Булган хаталарыңны күрә бел.
Укыган намазың да кабул булмас,
Кешеләрне рәнжетеп яшәсәң гел.
Кеше күңеле нечкә кыл кебек,
Рәнжешләрдән Аллаһ сакласын.
Кеше яше, кеше рәнжешләре,
Берүк үзеңә әйләнеп кайтмасын.
Ураза тотып, намаз укып кына,
Котыла алмассың гөнаһтан.
Алдашудан, гаделсезлектән,
Күңелеңне чистарт иң баштан.
Маңгай күзең белән генә түгел,
Күңел күзең белән дә күрә бел.
Гөнаһларыңнан бу дөньяда арын,
Тик соңлама, бик кыска ул гомер.
Мәдинә Ихсан

Комментарии 2

Санфира Гумирова
Санфира Гумирова
Аминь аминь рахмат
20 мар
  • Нет комментариев
    Новые комментарии
    Роза Садыкова-Саитова
    Роза Садыкова-Саитова
    ***Рәхмәт юллыйбыз Сиңа!
    Әле генә килгән идең,
    Инде,үтеп тә киттең...
    Туар таңны каршылаттың,
    Ризык тәмен белгерттең...
    Якты уйлар керттең җанга,
    Хатирәләр яңарттык...
    Исәннәргә саулык теләп ,
    Киткән(нәр)гә дога кылдык.
    Барлап барлык якыннарны,
    Хәл- әхвәлен белештек.
    Мәрхәмәтле шушы айда ,
    Мәртәбәгә ирештек.
    Рәхмәт ,Раббым, шөкер генә,
    Бирдең көч- кодрәтен дә...
    Ризыкны да мулдан бирдең,
    Якыннар хөрмәтендә.
    Гел теләнү дөрес булмас,
    Рәхмәт юллыйбыз Сиңа.
    Киләчәген насыйп ит,дип,
    Өмет итәбез Синнән!
    Аллаһ рәхмәтендә булып,
    Яшәүләр насыйп итсен!.
    Тик изге хәбәрләр белән,
    Җиремдә таңнар тусын!!!
    Халисә Гәрәева-С.20.03.2026.
    20 мар
  • Нет комментариев
    Новые комментарии
    Новые комментарии
    Для того чтобы оставить комментарий, войдите или зарегистрируйтесь
    Следующая публикация
    Свернуть поиск
    Сервисы VK
    MailПочтаОблакоКалендарьЗаметкиVK ЗвонкиVK ПочтаТВ программаПогодаГороскопыСпортОтветыVK РекламаЛедиВКонтакте Ещё
    Войти
    Дуслык - Дружба

    Дуслык - Дружба

    ЛентаТемы 25 722Фото 22 376Видео 4 254Музыка 30Участники 10 435
    • Подарки
    Левая колонка
    Всё 25 722
    Обсуждаемые

    Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного

    Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.

    Зарегистрироваться