
**************
Картлык капкалары ачылыр шул ,
Җитмеш ,сиксән дигән тауларда .
Ул тауларның биеклеген күрү ,
Кемгә насыйп булыр дөньяда .
Картлык капкалары ачылыр шул ,
Ябып калып котыла алмассың .
Ярыйла әле шушы капкаларны ,
Саулык белән ача алалсаң .
Картлык капкалары ачылыр шул ,
Ачылсада булсын шатлыкта .
Балаларың ,гаиләң ,туганнарың белән ,
Бары бәхет тулы тормышта .
Рәфилә . Мәскәү - Казан .
#ШигъриЮллар #ТемыОтПользователей #РафиляКаримуллина


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 16