Рамазан аеның һәр көнендә иң фазыйләтле 3 сәгать бар. Көн саен шул өч сәгатьне сез, берничек тә кулдан ычкындырмаска тиешсез, дуслар!

1-нче сәгать – авыз ачуга бер сәгать калган вакыт.
Ифтарны иртәрәк әзерләп, бу сәгатьне догалар кылуга багышлагыз, чөнки ураза тоткан кешенең догасы кире кайтарылмаячак. Үзегез, якыннарыгыз өчен, бөтен өммәтебез өчен дога кылыгыз. Шулай ук чит җирләрдә, башка илләрдәге җәберләнгән, үтерелгән, золым күрүче кардәшләребезне һәм әрвахларны да онытмагыз.

2 нче сәгать – төннең соңгы өчтән берендә.
Бу вакытны истигфарга һәм догага багышлагыз, чөнки нәкъ шул вакытта Аллаһның рәхмәте түбән күккә төшә һәм:
"Миңа ялваручылар бармы? Мин аларга җавап бирер идем. Минем кичерүемне сораучылар бармы?!",- дип copap.

3 нче сәгать – иртәнге намаздан соң, кояш чыкканчыга кадәр.
Бу сәгатьне мөмкин кадәр күбрәк зикер итәргә һәм Коръән укырга кирәк.
Пәйгамбәребез салләллаһү гәләйһи үә сәлләм әйтте:

"Кем дә кем иртәнге намазны җәмәгать белән укыса, аннары утырып, кояш чыкканчы Аллаһны искә алса, соңыннан ике рәкәгать нәфел намаз укыса, Олы хаҗ һәм Гөмрә хаҗы кылган кебек савап алачак. "Тулысынча. Тулысынча. Тулысынча!" – дип тә өстәгән.
Комментарии 23